Татарстанда "Яңа дәвер” исемле ток-шоу һәм фестиваль барлыкка киләчәк

Ул “Татар җыры”, “Болгар радиосы” милли музыка премиясе тантаналарыннан аерылып торачак, ди оештыручылар.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татар дөньясында “Яңа дәвер” исемле ток-шоу һәм яңа фестиваль барлыкка киләчәк. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган “Яңа дәвер” концерт-презентациясенә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.

“30 августта Иске Татар бистәсендә узачак “Яңа дәвер” концерты – зур масштаблы проектның башы гына. Без бу проект белән ныклап шөгыльләнергә уйлыйбыз. Идеябезне без ТР Мәдәният министрына да, “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминовка да җиткердек. Ул фикеребезне “Супер” дип бәяләде. Эфир киңлекләрендә безгә ток-шоуга вакыт бүленәчәк һәм 2018 елда без беренче фестивальне оештырырга уйлыйбыз. Ул җәйге фестиваь булачак. “Яңа дәвер” - музыка белән шөгыльләнүчеләрнең һәркайсы өчен. Фестиваль комиссиясе сәнгать белгечләреннән торачак, – диде проектның идея авторы Алсу Таҗетдинова.

Оештыручылар татар дөньясында фестивальләрнең саны күп булуын таный. Әмма “Яңа дәвер” - “Татар җыры”, “Болгар радиосы” премиясен тапшыру тантаналарыннан аерылып торачак, аларга конкурент тудырмый диләр.

Концертта катнашучылар төрле жаерларда иҗат итү че җырчы-музыкантлар. Фестиваль кысаларында исә, халыкка яхшы таныш җырчыларны да күреп булачак.