Казанда Идел Болгары тарихына багышланган күргәзмә ачыла

29 август көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә рәссам Булат Гыйльвановның яңа картиналары белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казан Кремленең “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә 29 август көнне “Биләр. 1236 елның көзе” дигән күргәзмә эшли башлый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең матбугат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Сынлы сәнгать музее тарафыннан оештырылган проектның идея авторы - тарих фәннәре докторы, археолог Константин Руденко һәм “Заман” нәшрияты. 

Күргәзмәдә Татарстанның Бакый Урманче премиясе лауреаты һәм М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Булат Гыйльвановның картиналарын күрергә мөмкин булачак.

“Биләр. 1236 елның көзе” күргәзмә проекты Идел буе Болгары тарихына багышлана. “Заман” нәшриятында галим Константин Руденконың әлеге темага зур хезмәте нәшер ителде. Китапта кылкаләм остасы Булат Гыйльфановның картиналары да урын ала. Рәссамның максаты – этник сәнгатьне күтәрү. Кырыс язмышка дучар ителгән Идел Болгарстанының тарихы онытыла барган заманда ул милли үзаңны саклап калу мәсьәләсен алга сөрә. Булат фикеренчә, бу юл бөтен кешелекнең күп төрле мәдәниятләрен алга таба яшәтүнең бердән-бер чарасы.
 
Булат Гыйльванов иҗатындагы төп проект – “Алтынчәч” картиналар сериясе. Ул ХIII гасырда булган болгар-монгол көрәше вакытында батырлыклар күрсәткән сугышчы-кызлар галереясе итеп уйланылган. Рәссам әлеге образлар сериясен халык риваятьләреннән “казып чыгарган”. Бу риваятьләргә караганда, унөченче йөздә Идел Болгарстанының әмире вафатыннан соң, монгол яулары белән көрәшне аның кызы Алтынчәч җитәкли башлый. Үз дәүләте, үз җире өчен дошманга каршы күтәрелгән тәвәккәл, кыю һәм шул ук вакытта затлы һәм чибәр болгар кызлары рәссамны әнә шундый кабатланмас образлар иҗат итүгә илһамландырган.
 
Күргәзмәдә Булатның 2016 елда махсус Константина Руденко китабы өчен иҗат ителгән 18 хезмәте урнаштырылган.
 
Күргәзмә 2017 елның 31 октябренә кадәр эшлиячәк.