Зәйдә иҗат күргәзмәләре мәйдан алды

Ул республика бәйрәмнәре уңаеннан оештырылды

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). Зәйдә “Энергетик” мәдәният каршындагы мәйданда, ТАССР барлыкка килүнең 95 еллыгы һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелеге оешуга 25 ел тулу уңаеннан, районның оста куллары тарафыннан әзерләнгән иҗат күргәзмәсе һәм мәдәният идарәсе сәнгать әһелләре көче белән оештырылган театрлаштырылган тамаша, концерт оештырылды.

Иҗат күргәзмәләренә кул эшләрен алып чыгучылар арасында авыл җирлекләрендә яшәүчеләр күп иде. Алар бәйләү, чигү, тегү, агач әйберләр ясау, тимердән сувенирлар кою осталыклары белән уртаклаштылар, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.