420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт симфоник оркестры быел 50 нче сезонын ача. Сезон ачылу алдыннан оркестр Татарстан шәһәрләре буйлап турга чыга. Беренче концерт 4 сентябрь көнне Яр Чаллыда узачак.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский хәбәр итте.
Симфоник оркестрның тамашаларын 5 сентябрьдә Түбән Кама, 6 сентябрьдә Әлмәт, 7 сентябрьдә Чистай калаларында яшәүчеләр күрә алачак.