“IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале Казанга бик күп музыкаль ачышлар вәгъдә итә” – Эдуард Туманский

Быел чара Казан синагогасының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү һәм “Лимуд. Идел-Урал” халыкара конференциясен үткәрү вакыты белән туры килә

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). 3-6 сентябрьдә Казанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале үткәрелә. Быел чара, алдагы еллардан аермалы буларак, башкаланың Петербург урамында түгел, ә Профсоюз урамында – шушы көннәрдә 100 еллык юбилеен каршылый торган Казан синагогасы бинасы каршында корылачак сәхнәдә, гадәт буенча, зур open-air концерты белән 3 сентябрьдә 15.00дә ачыла. Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан башкаласының бу урамының бер өлешендә транспорт үтеп йөрүе чикләнәчәк. Төзекләндерелгәннән соң, синагоганы рәсми ачу тантанасы да шул ук көнне була.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский үткәргән матбугат конференциясендә әлеге фестивальнең җитәкчесе Эдуард Туманский хәбәр итте.

Искәртеп үтик: яһүд халкы мәдәнияте һәм музыкасы форумы ТР Яһүд милли-мәдәни мохтарияте башлангычы һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2012 елдан бирле үткәрелә. Быелгы фестиваль Казан синагогасының 100 еллык юбилеен бәйрәм итү һәм “Лимуд. Идел-Урал” халыкара конференциясен үткәрү вакыты белән туры килә.

Эдуард Туманский сүзләренә караганда, IV Халыкара яһүд музыкасы фестивале Казанга бик күп музыкаль ачышлар вәгъдә итә. Тамашачылар алдында Россия, Израиль, Украина, Грузия кебек илләрдән танылган артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясавы көтелә. Аерым алганда, фестивальдә күренекле трубачы-виртуоз Вадим Эйленкриг (Мәскәү), “Gefilte Drive” ансамбле, Ханан Йовель һәм “Альма” төркеме (Израиль), “Варничкес” яһүд музыкасы ансамбле (Украина), “Ойфн Вег” фолк-дуэты (Мәскәү), “Шир” коллективы (Грузия), “Казан егетләре” төркеме (Казан) һ.б. катнашачак.

Фестиваль җитәкчесе билгеләп узганча, Казан синагогасын ачу тантанасын зур экраннан тамаша кылып булачак. Тантанада Татарстан һәм Казанның югары җитәкчелеге, шулай ук дөньяның 40 шәһәреннән 50дән артык раввин катнашыр дип көтелә. Синагога каршындагы мәйданда яһүд теле, традицияләре һәм биюләре буенча мастер-класслар уздыру ниятләнә.

“Безне сәяси мөнәсәбәтләр кызыксындырмый. Фестивальдә катнашучылар музыка телендә аралаша. Катнашучыларны аларның яһүд булуы, яисә яһүд музыкасын яки яһүд композиторларының классик әсәрләрен башкаруы берләштерә. Быел чарада катнашучы коллективлар төрле жанрларда эшләве белән үзенчәлекле. Әйтик, Львов шәһәреннән киләчәк “Варничкес” ансамбле чыгышлары хор вокалы, джаз, халык җырлары элементларын үз эченә ала”, - дип сөйләде Эдуард Туманский.

Фестиваль кысаларында 4 сентябрь көнне сәгать 18.30да С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Россиянең танылган джаз төркеме — Вадим Эйленкригның квинтенты концерты булачак.

5 сентябрьдә яһүд музыкасы Татарстан шәһәрләреннән Яшел Үзәннең Горький исемендәге мәдәният йортында һәм Зөя каласында яңгыраячак: анда яшәүчеләр һәм кунаклар фестиваль тамашачылары була алачак.

“Лимуд. Идел-Урал” халыкара конференциясе программа директоры Владимир Бройда искәртеп узганча, шулай ук бу көнгә Халыкара яһүд музыкасы фестивале артистларының “Лимуд. Идел-Урал” халыкара конференциясе кысаларында чыгышы билгеләнгән. Конференция 4-6 сентябрь көннәрендә Казан янындагы Петровский бистәсендәге “Регина” кунакханәсендә була.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, “лимуд” сүзе, яһүдчәдән тәрҗемә итсәк, “өйрәнергә” дигәнне аңлата. “Һәр яһүд калганнарны нинди дә булса кызыклы, файдалы эшкә өйрәтә ала дип санала. Чараның концепциясе дә шуңа нигезләнә”, – дип сөйләде Владимир Бройда. Ул билгеләп узганча, лимуд чагыштырмача күптән түгел – моннан 30 ел чамасы элек Лондон-яһүд җәмгыятендә уйлап табыла. Әлеге җәмгыять вәкилләре зур булмаган кунакханәгә җыелып, лимуд оештыра торган була: кемдер башкаларны традицион яһүд икмәге хала пешерергә, кемдер Тораны дөрес итеп укырга, кемдер чигәргә, бәйләргә өйрәтә. Әлеге чара дөнья буйлап бик тиз тарала. Чыгыш ясаучы сүзләренә караганда, Лимуд конференциясе ел саен Мәскәү, Санкт-Петербург, Лондон, Нью-Йорк һ.б. бик күп шәһәрләрдә уздырыла. Россиядә Лимуд моннан 10 ел элек Мәскәүдә үткәрелә башлый, Казанда исә беренче тапкыр гына оештырыла. Лимудта сәгать саен берьюлы берничә сессия эшли. Әлеге сессияләр геосәяси, икътисади мәсьәләләргә багышланган лекцияләрдән алып рәсем ясарга, биергә, бала тәрбияләргә өйрәтә торган дәресләрне колачларга мөмкин.

Владимир Бройда искәртеп узганча, Канда уздырылачак автор-башкаручы Ицхак Авербух, режиссер Дмитрий Астрахан, шагыйрьләрдән Владимир Вишневский һәм Игорь Иртеньев, радиода алып баручы Леонид Клейн, күренекле блоггер Антон Носик, психолог Людмила Петрановская һ.б. – Екатеринбург, Йошкар-Ола, Чабаксар, Самара, Ульяновск, Перьм, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән барлыгы 80ләп спикер чыгыш ясар дип көтелә. Шулай да, чыгыш ясаучыларның, лимудны оештыруда катнашучы волонтерларның күпчелеге – Казаннан, дип ассызыклады. Арада – башкала университетлары галимнәре, шулай ук табиблар, тарихчылар, җәмәгать эшлеклеләре бар. Лимудта катнашучыларның саны 300дән артык булуы билгеле.

6 сентябрь көнне сәгать 16.00дә “УНИКС” концертлар залында Халыкара яһүд музыкасы фестивален ябу тантанасы уздырылачак. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, танылган иҗат әһелләре белән очрашулар да планлаштырыла.