Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Зуля Камалованың татарча альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыясы калган
Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбом “Алты көн ярату” дип атала.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен тагын 8 мең сум акча җыеласы калган. Әлеге акча “Планета” платформасында алдагы 10 сәгать эчендә җыелып бетәргә тиеш.
Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплавы турында 28 майда игълан ителгән иде (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova). Әлеге платформада 250 мең сум акча җыелырга тиеш. Хәзерге вакытта 202 кеше барлыгы 242060 сум акча күчергән. Бу - соралган сумманың 96 проценты.
Проект голланд музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак. Альбом “Алты көн ярату” дип атала.
Рус этнографы, фольклор җырчысы Сергей Старостин, татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбай, язучы һәм журналист Радмила Хакова, җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, композитор Эльмир Низамов, дөньякүләм танылган музыкант Айдар Гайнуллин, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина социаль челтәрләр аша кешеләрне бу проектка ярдәм итергә чакырдылар. Галим һәм журналист Илшат Сәетов татар кешесенең мондый милли проектларга акча бирергә өйрәнәсенә ышана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз