Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Урам» экстрим-паркында яшьләр өчен сабантуй узачак
Ул традицион Сабан туйдан соң, 26 июнь көнне, кичке 17:00 сәгатьтә башлана.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Казан сабантуеннан соң яшьләрне «Урам» экстрим-паркы территориясендә көтәләр — биредә яшьләр өчен сабантуй уздырыла.
«Бу проект кысаларында әлеге бәйрәмне бөтенләй яңа ракурстан ачарга булдык һәм без Казан халкына һәм кунакларына Сабантуй бәйрәменең заманча, иң мөһиме яшьләрчә вариантын тәкъдим итәргә әзер», — диелә чакыруда.
Оештыручылар традицион Сабантуй бәйрәменнән читкә китеп, бөтенләй икенче форматта яшьләр урам фестивале үткәрергә җыена.
Ул традицион Сабан туйдан соң, 26 июнь көнне, кичке 17:00 сәгатьтә, «Урам» экстрим-паркы территориясендә узачак. Әлеге фестиваль яшьләрнең теләк-фикерләрен исәпкә алып әзерләнә.
Фестивальдә берничә зона эшләячәк: төп сәхнә, урам мәдәнияте конкурслары, бию буенча перфоманс, фудкорт, ял итү һәм пикник өчен мәйданчык, шулай ук балалар мәйданчыгы. Яшьләр самокатта, скейтбордта, BMX'та йөрү кебек уеннарында катнаша алачак.
Фестивальнең хедлайнерлары популяр һәм яшь татар җырчылары — «АИГЕЛ», «УСАЛ», «K-Ru», Ilgiz һәм «Gauga» төркеме булачак. Казан дәүләт мәдәният институты студентлары «Су Анасы» әкиятенең хореографик версиясен күрсәтәчәк.
Башка күңел ачу чаралары арасында экстремаль караоке, өчпочмаклар ашау буенча ярыш, халык уеннары, мастер-класслар һәм DJ-сетлар көтә. Балалар өчен дә «Шаян-ТВ» зонасы эшләячәк. Монда теләгән һәркем вакытын күңелле итеп үткәрә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз