Башкортстанның татар авылларында шәҗәрә бәйрәме

Шәҗәрә бәйрәмендә иң танылган гаиләләр үзләренең нәсел агачлары белән таныштырды
(Уфа, 24 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Балтач районындагы Усман исемле матур татар авылында күптән көтелгән вакыйга. Биредә шәҗәрә бәйрәме булып үтте. Әлеге тантанага читтә яшәүче авылдашлар да байтак кайтты.
Шәҗәрә бәйрәмендә иң танылган гаиләләр үзләренең нәсел агачлары белән таныштырды. Рәүф Шәфыйков, Илгиз Әминев, Давытҗан Вәлиев һәм Азат Хәмәтдиновлар гаиләләре үзләренең ата-бабалары нәсел җебен берәмтекләп тикшереп, тулы мәгълүматлар туплаган.
Усман авылы урнашкан урынга 1738 елда Имән авылыннан бабаларыбыз күченеп утырган. Нәкъ шул елны авылга нигез салу турында Танып волосте Кыр Унлар түбәсе халкы белән Имән авылы ясак түләүче татары Усман Әхмәтов һәм аның иптәшләре арасында килешү төзелә. Соңрак бу авыл үсә бара, мәчет төзелә, мәдрәсә ачыла.
Усман авылы бүгенге көндә районда иң матур һәм төзек авылларның берсе. Үзенең асыл уллары һәм кызлары белән дә данлыклы ул. Биредән медицина фәннәре докторы, профессор Ринат Латыйпов һәм филология фәннәре докторы Рамил Исламов чыккан. Рамил Исламов бүгенге көндә Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институты директоры урынбасары вазыйфаларын башкара. Шәҗәрә бәйрәме һәвәскәр артистлар чыгышлары белән үрелеп барды. Шулай ук 50 ел бергә гомер иткән бәхетле парларны да хөрмәтләделәр бу көнне.
Шәҗәрә бәйрәме районның Көндәшле авылында да үтте. Ул әлеге данлыклы авылга нигез салынуга 400 ел тулуга багышланды. “Көндәшлемнең дәрәҗәсе – нәселләребез шәҗәрәсе” дип исемләнгән матур бәйрәмгә шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче якташлар да кайткан иде.