Ульяновски өлкәсенең Урта Исәнтимер авылында Сабан туе гөрләде

Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылында узган милли бәйрәмебездә төбәк җитәкчеләре дә катнашты
(Ульяновски, 24 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Яңа Малыклы районында җиде меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Бүген алар алты саф татар-мөселман авылында көн күрәләр. Ә халкыбызның иң гүзәл бәйрәме Сабан туен Урта Исәнтимер авылы тирәсендәге киң болынлыкта бергәләп үткәрделәр.
Хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучы кунаклар иң әүвәл авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган күргәзмә белән танышып чыктылар. Анда рус, татар, чуаш һәм мордва халыкларының милли аш-су, кул эшләре үрнәкләре, мәктәп балаларының иҗат җимешләре – Сабантуй бәйрәмен тасвирлаучы рәсемнәре урын алган иде. Ә каршы якта исә Түбән Новгород төбәге инвесторы Зиннәтулла Ситдыйков җитәкчелек иткән “Сантимир” корпорациясенең яңа гына заводтан кайтартылган авыл хуҗалыгы техникасы тезелеп киткән.
Милли бәйрәмне авыл мәчете имамы Мансур хәзрәт моңлы азан белән башлап җибәрде. Ул Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган барлык якташларының рухларын шатландырып дога да укыды. Аннары тантанада катнашучыларны Яңа Малыклы муниципаль районы башлыгы Ильяс Мөхетдинов сәламләде. Район җитәкчесе сөенечле хәбәре белән дә уртаклашты: быелның 1 сентябрендә Иске Төгәлбуа авылында яңа мәктәп ачылачак.
- Районыбызның авыл хуҗалыгы тармагы эре адымнар белән алга атлый. Милләттәшебез Зиннәтулла Ситдыйков әйдәп барган “Сантимир” корпорациясе биш татар авылына – Урта Исәнтимер, Иске Төгәлбуа, Өчкаен, Зирекле Куак һәм Әбдеригә сулыш өрде, андагы тормышны җанландырып җибәрде. Хәзер бу авылларда җирләр тулысынча диярлек эшкәртелә, халык эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хаклары белән тәэмин ителде, - диде район башлыгы.
Ульяновски өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышы рәисе Борис Зотов милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән районга һәрьяклап ярдәм күрсәтергә ышандырды. Ә өлкә парламентының аграр сәясәт буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Голубков халкыбызның кабатланмас бәйрәменә карата чиксез соклануын белдерде. Ульяновски өлкәсе Хөкүмәтенең Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Шамил Идрисов исә Яңа Малыклы районының инвесторларда зур кызыксыну тудыруы хакында сөенеп сөйләде. Димәк, бу төбәкнең киләчәге бик тә өметле, диде ул. Өлкә авыл хуҗалыгы министры Александр Якунинның котлау сүзләрен аның беренче урынбасары Валерий Абаньков ирештерде. Ә төбәк татар милли-мәдәни мохтәриятенең Мактаулы рәисе, профессор Азат Курчаков киләсе елда Ульяновски өлкәсе Сабан туен Урта Исәнтимер авылы болынлыгында уздыру тәкъдиме белән чыкты.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң, кыр батырларын, алдынгы терлекчеләрне, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Мәсәлән, “Сантимир” корпорациясе президенты Зиннәтулла Ситдыйков үзенең эшчеләренә 200 мең сумлык кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Өлкәбездә чыгып килүче бердәнбер татар газетасы “Өмет”не халыкка җиткерүгә бәһасез өлеш кертүче почта хезмәткәрләре исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады.
Сабантуй бәйрәменең концерт программасы да бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Гакыйль һәм Рәйсә Шәкуровлар җитәкчелек иткән “Айгөл” ансамбле, Димитровград шәһәреннән һәм Татарстанның күрше районнарыннан килгән үзешчән сәнгать осталары иртәдән кичкә кадәр тамашачыга яраткан җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Яңа Малыклы төбәгенең мордва һәм чуаш коллективлары да милли көйләрен оста яңгыраттылар.
Ә төрле мәйданчыкларда халыкның игътибарын милли уеннар җәлеп итте. Алар колгага менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк белән су ташу, катыктан тәңкә эзләү, аркан тартышу ярышларында бик теләп катнаштылар.
Көрәш мәйданын урап алган милләттәшләребез исә пәһлеваннарның бил алышуын күзәттеләр. Буыннан-буынга тапшырылып килгән традиция буенча, көрәшне авыл аксакаллары һәм мәктәп балалары башлап җибәрделәр. Урта Исәнтимер Сабан туеның батыры исеменә шушы авыл егете Рафаэль Сираҗев лаек булды. Мәләкәс шәһәре пәһлеваны Тимур Хикмәтуллинга да кыйммәтле бүләк тапшырылды.