Уфадагы татар рәссамы Чаллыда шәхси күргәзмәсен ача

Башкортстанда яшәүче танылган татар рәссамнарының берсе Вәсил Ханнанов Чаллы шәһәрендә үзенә дә, сынлы сәнгатьне сөючеләргә дә бәйрәм оештыра
(Уфа, 24 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче танылган татар рәссамнарының берсе Вәсил Ханнанов Чаллы шәһәрендә үзенә дә, сынлы сәнгатьне сөючеләргә дә бәйрәм оештыра.
26 июнь көнне Чаллыдагы сәнгать галереясендә үзенең чираттагы шәхси күргәзмәсен ача талантлы татар рәссамы.
Уфадагы “Чыңгыз хан” татар рәссамнары берләшмәсе җитәкчесе, Наил Лотфуллин исемендәге Заманча сәнгать музее директоры Вәсил Ханнанов яңа күргәзмәсендә элекке картиналарын да, яңаларын да тәкъдим итә. Җәмгысе илледән артык картинасын алып китте ул бүген Чаллыга.
Чаллыда моңа кадәр дә берничә тапкыр күргәзмәләрен оештырган иде Вәсил әфәнде. Әлеге экспозициясендә В. Ханнановның төрле елларда һәм соңгы вакытта гына иҗат иткән 50дән артык эшенең һәрберсе аерым теманы чагылдыра. Вәсил әфәнде үзе яраткан “Айлар балкышы” сериясе дә, хатын-кызларның гүзәллеген күз алдына бастыручы “Җан һәм тән сере” циклы да, күренекле шәхесләрнең портретлары да бар анда.
Башкортстанның атказанган рәссамы дигән мактаулы исемгә лаек булган талант иясе Вәсил Ханнановның талантлы иҗаты хакында Башкортстанда һәм Татарстанда гына түгел, ә Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, шулай ук Австриядә, Германиядә дә яхшы беләләр, чөнки анда үз әсәрләрен күрсәтеп, сәнгать белгечләренең югары бәясен алган иде ул. Башкортстан башкаласында һәм республиканың төрле шәһәрләрендә генә дә Россия һәм Башкортстан Рәссамнар берлеге әгъзасы булган В. Ханнанов егермедән артык шәхси күргәзмәсен оештырган.
Вәсил Ханнанов унбиш ел инде Уфадагы татар рәссамнарының “Чыңгыз хан” иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Кайчандыр ифрат талантлы татар рәссамы Наил Лотфуллин нигез салган шушы танылган төркемдә үзенең иҗатташлары белән әллә күпме кызыклы сәнгать проектларын, перформенсларны тормышка ашырды Вәсил әфәнде.
Арабыздан үкенечле иртә киткән Наил Лотфуллин истәлегенә Вәсил әфәнде, иҗатташ дуслары белән бергәләп, Заманча сәнгать музеен да булдырды һәм аңа мәрхүмнең исемен бирде. Наил Лотфуллинның да картиналары торган бу музейда хәзер һәрдаим күргәзмәләр оештырыла, рәссамнарның һәм шагыйрьләрнең кичәләре үткәрелә. Татарстан рәссамнары, аерым алганда, Чаллы рәссамнары белән дә тыгыз хезмәттәшлектә эшли В. Ханнанов. Аеруча “Тамга” иҗади берләшмәсе белән уртак иҗат проектларын тормышка ашырып тора Уфа рәссамы.