Сынлы сәнгать музеенда язучы Нина Соротокинаның иҗат кичәсе була

Бүген ТР Сынлы сәнгать музеенда танылган язучы, «Гардемарины», «Фаворит императрицы», «Канцлер» һ.б. тарихи-маҗаралы романнар авторы Н.Соротокинаның иҗат кичәсе оештырыла
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Бүген ТР Сынлы сәнгать музеенда танылган язучы, «Гардемарины», «Фаворит императрицы», «Канцлер» һ.б. тарихи-маҗаралы романнар авторы Нина Михайловна Соротокинаның иҗат кичәсе оештырыла.
Очрашу программасында Н.Соротокинаның үз иҗат юлы турындагы чыгышы, гаилә документлары нигезендә Сапожниковлар нәселе турындагы истәлекләр, шул исәптән рәссам, Н.Фешинның дусты һәм портретлары моделе Н.М.Сапожникова турында да; Сапожниковларның ТР Сынлы сәнгать музее архивында сакланган фото-документларын тәкъдир итү; Н.М.Сапожникованың музей фондларындагы әсәрләреннән күргәзмә төзү каралган.
Кичә 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.