Камал театры сәхнәсендә премьера спектакле күрсәтеләчәк

28 һәм 29 июньдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә драматург Илгиз Зәйниевнең «Люстра» исемле комедиясенең премьерасы була
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 28 һәм 29 июньдә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә драматург Илгиз Зәйниевнең «Люстра» исемле комедиясенең премьерасы була. Спектакльнең режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Руслан Әбүбәкеров.
Спектакльдә ТР халык артисткасы, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Зөлфирә Зарифова, ТР атказанган артистлары Наилә Ибраһимова, Идрис Мәсәгутдинов, ТР халык артисткасы Люция Хәмитова һ.б., дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Спектакльдә мәхәббәт темасы күтәрелә. Тормышта гел эше уңмый торган, бәхетсез юл эшчесе Марс белән бер мәртәбә дә иргә чыкмаган Эльфа исемле китапханәче арасында мәхәббәт булырга мөмкинме? Әгәр мөмкин булса, аның киләчәккә өмете бармы? Менә Марс әлеге генә күчкән яңа фатирның түшәменнән люстра төшеп, чәлпәрәмә килә. Нәрсә бу хрущевкаларның техник җитешсезлегеме, әллә язмыш билгесеме? Югарыдагы фатир ишегендәге кнопканы ярсып басып җибәргәндә, Марс әле бу ишек артында үзен нәрсә көтүен белми, билгеле.