«Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе»нең беренче томнары дөнья күрде

«Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе»нең беренче томнары дөнья күрде

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген «Казан» милли-мәдәни үзәгендә узачак «Идел-Урал төбәгендә Ислам мәдәнияте» дигән Халыкара симпозиумда «Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе» («Антология татарской богословской мысли») сериясеннән Әбу-н-Насыйр Курсавиның «Әл-Иршад ли-л-ибад» («Наставлене людей на путь истины») һәм Муса Бигиевның 2 томлык әсәрләренең беренче томын тәкъдир итү була. Татарстан китап нәшриятында әле генә дөнья күргән китапларны басмага Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре әзерләгән.

Әлеге антологиянең редколлегия составында Рафаэль Хәкимов (рәис), Рәфыйк Мөхәммәтшин, Ринат Нәбиев һәм Дамир Шакиров бар. Гөлнара Идиятуллина Ә.Курсави китабын басмага әзерләгән һәм гарәпчәдән тәрҗемә иткән. Әлеге томның фәнни мөхәррире — Үзбәкстан галиме Аширбәк Муминов. Басма укучыны XIX гасыр башының күренекле дин тәгълиматчысы, мөселман дини тәгълиматының теоретигы һәм практигының программалы әсәре белән таныштыра. Китапта 1903 елгы басманың факсимилесе дә урын алган. Гарәп телен белүчеләр аны төп басмасында укый алачак. Китапка кереш сүзне Тарих институтының Ислам белгечлеге бүлеге җитәкчесе Рәфыйк Мөхәммәтшин язган.

Муса Җаруллаһ Бигиев китабының 1нче томына «Рәхмәт илаһийә борһаннары», «Инсаннарның гакыйгә илаһийәтләренә бер назарә» һәм «Озын көннәрдә рузә» дигән әсәрләре кергән. Осман теленнән рус теленә тәрҗемә итеп аны басмага Тарих институты галиме Айдар Хәйретдинов әзерләгән.

Күптомлы «Татар дини тәгълиматы фикере антологиясе» Г.Утыз-Имәни, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, Абдулла Буби һәм З.Камали кебек фикер ияләренең әсәрләрен туплап дөньяга чыгарырга тиеш.