Казанда данлыклы дипломат Кәрим Хәкимовка багышланган китап тәкъдим ителәчәк

«Белые волки» китабын тәкъдим итү кичәсендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенә нигез салучылары, Чечнядагы сугышны туктатучылар һәм башкалар хакында сөйләячәкләр.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 2 июньдә 18.00 сәгатьтә казанда Татарстан Милли китапханәсендә Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары, Төбәк иҗтимагый оешма – Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисовның данлыклы дипломат Кәрим Хәкимовка багышланган «Белые волки» китабы тәкъдим ителәчәк.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, «Белые волки» повесте ХХ гасырдан башлап 2010 еллар уртасына кадәр Россиянең йөз еллык тарихын колачлый. Автор илебезнең Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруы, Чечнядагы хәрби каршылык, дуслык һәм гаделлеккә ышаныч турында яза.

Басмада дөнья күләмендә билгеле совет дипломаты Кәрим Хәкимов язмышы аша яхшылык һәм яманлык көрәше, кеше рухының бөеклеге, Ватанны ярату хисенең әһәмияте кебек темалар ачыла. Кәрим Хәкимов – уникаль тарихи шәхес. Дипломатны мөселман дөньясында бик югары бәяләгәннәр, ул үз вазифасыннан китеп, атып үтерелгәч, СССР белән элемтәләр озак елларга өзелә, диелә хәбәрдә.

Тәкъдим итү кичәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин, ТР Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры Радик Салихов, Татарстанның халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин һәм Ренат Харис, Чечня Республикасы халык язучысы Канта Ибраһимов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев һ.б. танылган кунаклар катнаша.

Чарага керү – чакыру билетлары белән, диелә хәбәрдә.