Казанда “Республика” КВН төбәк лигасының чирек финалы була

КФУның “УНИКС” зур концерт залында Татарстанның көчле һәм шаян командалары көч сынаша.

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Бүген, 24 майда, Казанда “Республика” КВН төбәк лигасының чирек финалы уза, дип хәбәр итә лига матбугат хезмәте.

КФУның “УНИКС” зур концерт залында Татарстанның көчле һәм шаян командалары көч сынаша.

24 майда “Бим бам бом” (Чаллы), “Культуралы кешеләр” (Алабуга), “Ләйлә” (Чаллы), “Марат” (Чаллы), “Чикаго” (Казан), шулай ук “Сборная съемной квартиры” (Казан) командалары чыгыш ясый.

Командалар “Визитка”, “Музыкаль биатлон”, “Музыкаль номер”да осталыкларын күрсәтәчәк.