Тубылда балалар сәнгать фестивале

Тубылда балалар сәнгать фестивале

(Төмән, 24 май, «Татар- информ«, Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә Татар мәдәният үзәге балалар өчен сәнгать фестивале әзерләп үткәрде.

Аерым җыр, вокал төркемнәре, бию, музыка кораллары ансамбльләре арасында балалар көч сынаштылар. Аерым җырда 13 яшькә кадәр балалар арасында 3-нче музыка мәктәбе укучысы Ирина Исхакова, 13 яшьтән зуррак балалар арасында Ада Хәкимова, вокал ансамбльләр арасында «Сүзге» төркеме, музыка коралларында соло башкаручылар арасында 2-нче музыка мәктәбе укучысы Рүзилә Аширбаева баянда, 6нчы сәнгать мәктәбе укучысы Регина Вәкилева фортепианода уйнап, фестивальнең лауреатлары исеменә лаек булдылар.

Тубыл Татар мәдәният үзәге директоры Сәфиулла Ильясов фестиваль нәтиҗәләреннән канәгатьлек белдереп, шәһәр татар балаларын милли сәнгать дөньясына киңрәк тарту максатыннан эзлекле эш бара, дип белдерде.

Чынлап та, бу шәһәрнең Татар мәдәният үзәге үзе оештырган сәнгать түгәрәкләре, сәнгать төркемнәре эшен алып бару белән генә чикләнми, барлык белем бирү һәм мәдәният учреждениеләрендә тәрбияләнә торган татар балаларын берләштереп, оештырып, сәнгать фестивале кебек күркәм чаралар үткәрә. Үзәкнең бу юнәлештәге эшчәнлеген дә шәһәр хакимиятенең мәдәният комитеты хуплый, аңа бу эштә һәртөрле ярдәм күрсәтеп тора.