«Алтын аваз» яшь пианистлар бәйгесе башлана

«Алтын аваз» яшь пианистлар бәйгесе башлана

(Казан, 24 май, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Бүген Казанда яшь пианистларның «Алтын аваз» дип исемләнгән II Халыкара бәйгесе башлана. Ул Казанның 1000 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Республиканың Казан, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт кебек эре шәһәрләреннән килүчеләр белән бергә, әлеге бәйгедә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Тольятти, Пермь, Астана, Актүбә, Алмата шәһәрләрендә музыка уку йортларында белем алучы сиксәнгә якын яшь пианист катнаша.

Сигез көн дәвам итәчәк әлеге чарада яшь пианистларның осталыгын Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең махсус фортепьяно кафедрасы җитәкчесе Әлфия Бурнашева, әлеге уку йорты каршындагы урта-махсус мәктәп директоры Александр Михайлов һәм Казан музыка училищесы директоры Резеда Сабитовскаялар бәяләячәк.

31 май көнне бәйге Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Гала-концерт белән тәмамланачак.