Уфаның «Нур» театрында «Яздан аерып булмый Тукайны» дигән җырлы-моңлы тамаша була

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында һәм театр каршындагы мәйданда Тукайга багышланган чаралар программасы билгеле.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында һәм театр каршындагы мәйданда Габдулла Тукайның 135 еллык юбилеена багышланган чаралар узачак. Биредә  «Яздан аерып булмый Тукайны» театрлаштырылган җырлы-моңлы тамашасы була

Бәйрәм 26 апрельдә иртәнге унда башланачак. Бу вакытта театрда «Тукай моңнары» Республика конкурс-фестиваленең җиңүчеләрен игълан итәләр. Конкурсантлар мастер-классларда да катнаша ала. Алары 11 сәгатьтән башлана һәм «Нур» театры артистлары үткәрә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Чараның икенче өлеше 14.30 сәгатьтә Тукай һәйкәле янында башлана. Әлеге бәйрәмдә шагыйрьнең әсәрләре яңгыраячак, «Нур» театры артистлары чыгыш ясый. Театр фойесында милли тематика белән берләшкән күргәзмәләр эш башлый.

16 сәгатьтә исә чара театрның Зур залына күчәчәк. Анда конкурс җиңүчеләре бүләкләнәчәк һәм «Тукай белән килә язлар» дигән тантаналы концерт узачак. Керү ирекле, диелә хәбәрдә.