Казанда Сабантуй бәйрәмен оештырырга өйрәтәчәкләр

Дәресләрне Татарстан Республикасында Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге үткәрә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдән Казанда Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәп Сабантуй бәйрәмен оештыручылар өчен семинар-практикум башланып китә.

«Укулар офлайн һәм онлайн форматта (YouTube) узачак», дип хәбәр итә Татарстан Республикасында Мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең матбугат хезмәте. Укырга теләге булганнар Үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

Семинар-практикум ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге белән берлектә оештырыла. Ул 26 — 29 апрель көннәрендә үтә.

Бүгенге көндә оештыру комитетына Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән 50дән артык гариза килгән. Дәресләр Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә узачак. Курслар тәмамлангач, катнашучыларга тиешле үрнәктәге сертификатлар бирелә.

Семинарларда бәйрәм режиссурасы, балалар мәйданчыклары һәм татар халык уеннарын оештыру, бәйрәмнең йола комплексы бизәлеше һәм музыкаль компоненты буенча лекцияләр укыла.

Тыңлаучылар алдында Татарстанда урнашкан югары уку йортлары галимнәре, Көрәш федерациясе вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясый. Татар халык биюләре, тамбурлап чигү техникасы һәм татар халкының милли ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресләре күрсәтелә.

Программа кысаларында Сабантуй бәйрәмен аутентик мохиттә оештыру максаты белән Татарстан Республикасы муниципаль районнарына барып тәҗрибә уртаклашу да каралган.