news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар филармониясе концертларын онлайн карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керә

Рейтингта Чувашия, Башкортстан, Самара филармонияләре дә бар.

Татар филармониясе концертларын онлайн карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керә
Владимир Васильев

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайтларында һәм социаль челтәрләрдә классик музыка концертларының онлайн-трансляцияләрен карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керде. Россиянең иң яхшы филармонияләре рейтингын ТурСтат порталы тәкъдим итте.

Классик музыка концертлары өчен Россиянең иң яхшы 10 филармониясе арасына Мәскәү филармониясе, Д. Д. Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академия филармониясе, Новосибирск дәүләт филармониясе, Мәскәү өлкәсендәге Мәскәү өлкә филармониясе, Екатеринбургтагы Свердловск филармониясе, Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Уфадагы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе керә.

Бу исемлектә Түбән Новгородта М. Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филармониясе, Самарада Самара дәүләт филармониясе һәм Чабаксарда Чуваш дәүләт филармониясе дә бар. 

Рейтинг филармонияләрнең популярлыгын анализлау һәм концертларның филармония сайтларында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-трансляцияләре тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100