Егор Анашкин: Татар көнкүрешен экранда ничек күрсәтү турында бәхәсләшү мәгънәсез

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында фикерләр аерылып торды, чөнки тамашачыларның үз тәҗрибәсе һәм татар авыллары турында үз хатирәсе бар.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Зөләйха күзләрен ача» сериалындагы татар көнкүрешенә тамашачыларның реакциясе ике яклы булды, чөнки һәркемнең татар авылы турында истәлекләре бар. Режиссер Егор Анашкин «Татар-информ» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сериал тирәсендәге бәхәсләр турында сөйләде.

«Без, көнкүрешне күрсәтеп, нәрсәне дә булса бозмадык. Бер татар авылында кемдер шулай, ә икенчесендә башкача булганын хәтерлидер. Миңа калса, монда бәхәсләшү мәгънәсез», - диде Анашкин.

Режиссер сүзләренә караганда, төшерүләр күренекле татар эшлеклеләренең, хәтта костюм детальләрен дә игътибар белән күзәтүләрендә узган.

«Мәсәлән, бер актерга пәлтә яки бүрек ярдәмендә сәнгать образы булдырырга кирәк иде. Монда, тарихи дөреслекне саклаудан тыш, сәнгатьнең бөтенлеге турында уйларга һәм алар арасында баланс булдырырга кирәк», - дип өстәде режиссер.

Интервью «События» сайтында бүген, 24 апрельдә чыгачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин. Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне – 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.