Кариев театры Туймазыда дүрт спектакль күрсәтә

Иртәгә Кариев театрының Башкортстан гастрольләре төгәлләнә.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Кариев театры Башкортстан гастрольләренең соңгы ноктасында – Туймазы шәһәрендә беренче спектаклен күрсәтте. Туймазы гастрольләре Гаяз Исхакый буенча куелган “Кәҗүл читек” спектакле белән башланып китте.Алдарак Кариев театры коллективы Уфада – биш, Шаранда ике спектакль күрсәтте. “Театр шаранлыларга "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һәм "Шәй-бү!" Шай-бу!" спектакльләрен тәкъдим итте. Шаранлылар труппаны җылы итеп каршы алдылар, кайнар алкышларга күмделәр. Район хакимияте башлыгы Илгиз Сәмигуллин театрга Рәхмәт хаты тапшырып”, - дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.Туймазыда Кариев театры үз репертуарындагы "Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте" һәм "Шәй-бү!" Шай-бу!" спектакльләрен күрсәтәчәк. Гастрольләр “Без шундый театр төзербез” театральләштерелгән тамашачы белән төгәлләнәчәк.