Балык Бистәсе районы балалары "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулаган

Быел республикада "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең XIX этабы үтте.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ", "Авыл офыклары", Гөлназ Зарипова). Балык Бистәсе районы балалары "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулаган. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Быел республикада "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең XIX этабы үтте.
 
Зональ өлешендә Балык Бистәсе районы балалары яхшы урыннар яулап, республика күләмендә көч сынашты. Шушы көннәрдә алар "Уникс" концертлар залында үткән гала-концертта да катнашты. 
 
Аннан укучыларыбыз тагын да югарырак һәм сөендерерлек уңышларга ирешеп кайттылар. Беренче урынны “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы алды. Өченче урынга сәгать мәктәбенең “Рапсодия” урта бию төркеме лаек булды, диелә хәбәрдә.