Тукай музеенда — шигырь бәйрәме

“Аккош күленә омтылып...” дигән әдәби-музыкаль кичә “Сәләт” яшьләр үзәге белән берлектә оештырыла

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). 26 апрель көнне Г.Тукай музеенда “Аккош күленә омтылып...” дип исемләнгән шигырь бәйрәме булачак. “Сәләт” яшьләр үзәге белән берлектә оештырылучы әлеге кичә — традицион апрель айлыгы кысаларындагы чираттагы чара.
Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, анда “Сәләт” яшьләр оешмасы вәкилләре – яшь шагыйрьләр, инде күпләргә таныш булган Й.Миңнуллина, Р.Сәлах, Э.Һадиева, А.Бикмуллина, Л.Фәтхетдинова, Л.Гыйбадуллина, Р.Гобәева, Р.Мөхәммәтшин һәм башка яшь иҗат ияләре кунакларны яңа иҗат җимешләре белән сөендерәчәк.
Кичәдә шулай ук шагыйрь Сөләйман, Рәмис Аймәт, Ркаил Зәйдулла, Наҗия Саттарова кебек шагыйрьләребез дә үзләренең шигырьләре белән Тукайны искә алачаклар. Нәфис сүз остасы Байбулат Батуллин, “Сәләт” сандугачы Ләйсән Әсхәтова, “Кәеф” инструменталь ансамбле җитәкчесе Ильяс Камалның ялкынлы чыгышлары да көтелә.
“Дәрт” хор-ансамбле “Тәфтиләү”, “Кызлар җыры”, “Сак-Сок” кебек халык җырларының милли үрнәкләрен башкарачак. Кичәдә шулай ук Тукайның туган ягыннан килгән кунакларның да катнашуы көтелә, диелә хәбәрдә.