Ульяновскидан Җәмилә Мифтахова «Урал сандугачы» лауреаты булды

Ул «Нур» татар халык театрының сәнгать җитәкчесе булып эшли.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Екатеринбург шәһәренең «Уралмаш» мәдәният йортында XIV нче төбәкара «Урал сандугачы» бәйгесендә Җәмилә Мифтахова 1нче дәрәҗәле лауреат дипломына лаек булды.

Анда илебезнең унбер төбәгеннән килгән 185 башкаручы һәм инструменталь коллектив катнашты. Бу турыда «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Әлеге иҗади конкурста Ульяновск өлкәсенең танылган җырчысы, «Киндяковка» мәдәният йорты карамагында уңышлы гына эшләп килүче «Нур» татар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Җәмилә Мифтахова да үзенең иҗади осталыгын сынап карады.