Балтачның Шода авылы үзешчәннәре тамашачыларга яңа спектакль тәкъдим иткән

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә…» драмасына кеше гомеренең кадере, язмыш, үз эшләрең өчен үзең җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган.

(Балтач, 24 март, «Татар-информ», «Хезмәт», Гөлзидә Газизуллина). Балтач районы Шода авылының мәдәният йортында эшләп килүче театр коллективы һәр елны авылдашларын бер әсәр белән сөендерә. Быел менә тамашачы хозурына Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә…» дигән пьесасын тәкъдим иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.


Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә…» дигән ике пәрдәлек драмасына кеше гомеренең кадере, язмыш, үз эшләрең өчен үзең җавап бирү, күңел җәзасы кебек фәлсәфә салынган.

«Үзешчән артистларыбыз рольләрне шул кадәр оста уйнады, тамашачы тын да алмыйча вакыйгалар барышын күзәтте, көлде, елады, уйланды. Артистларыбызга олы рәхмәтемне ирештерәм. Тормышларында һәм эшләрендә уңышлар телим», — диде клуб мөдире Венера Фәйзрахманова.