ТМТВ-2019 премиясе җиңүчеләре исемлеге билгеле

Кичә “Пирамида” концертлар залы сәхнәсенә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер, алтмыштан артык биюче чыкты.
(Казан, 24 март, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Кичә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә ТМТВ премиясен тапшырдылар. Әлеге тантана ТМТВ каналы оешканнан башлап дүртенче тапкыр булды.Быелгы премиянең режиссеры – ТМТВ каналының баш мөхәррире Алмаз Гыйльметдинов. Премияне Гөлназ Сәфәрова, Айваз Садыйров, Рамил Шәрәпов, Рамил Шәрәфиев, Иркә һәм Айрат Ильясовлар алып барды. Сценарийның төп авторы – Рамил Шәрәфиев. Тантананы Илдар Хәкимов ачып җибәрде. Сәхнәгә 45 номинант, 55 җырчы, 10 дуэт, 48 номер,алтмыштан артык биюче чыкты.Номинантлар исемлеге:1.“Иң яхшы старт” – Марина Карпова;2.“Иң назлы дуэт” – Лия Шәмсина һәм Хәбип Шәрипов;3.“Яңа исем” – Рината Тей;4.“Иң яхшы җыр театры” – Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов;5.“Яңа иҗади тандем” – Гүзәлия һәм Азалия Вәлиева;6.“Ел ачышы” – “Бәхетле” төркеме;7.“Топ клип” хит-парады лидеры” – Данир Сабиров;8.“Ягымлы җырчы” – Люция Мусина;9.“Мәхәббәт җырчысы” – Фәрит Фәйзрахманов;10.“Танцеваль проект” – ANN SU;11.“Романтик җырчы” – Чәчкә;12.“Романтик җырчы” – Артур Минһаҗев;13.“Иң яхшы лирик җыр” – Илсаф, “Онытырга телим мин сине”;14.“Чит илдә төшерелгән иң яхшы клип” – Элвин Грей һәм Бабек Мамедрзаев;15.“Яңа сольный проект” – Линара Батталова;16.“Яшьләр проекты” – Динара Рәхимова;17.“Оригиналь исем” – Фирүзә Париж;18.“Автор-башкаручы” – Фирюзә;19.“Автор-башкаручы” – Виталий Агапов;20.“Җырлы гаилә” – Рамил-Рамилә Хәйретдиновлар;21.“Егетләр мәхәббәте” – Динә Вәлиева;22.“Хатын-кызлар мәхәббәте” – Марат Шәйбәков;23.“Хит-парадлар лидеры” – Ландыш Нигъмәтҗанова;24.“Иң яхшы клип” – Салават һәм Гүзәлем Миннихановлар, “Мин сине озак эзләдем”;25.“Иң популяр җырчы” – Элвин Грей;26.“Иң стильле башкаручы” – Алсу Әбелханова;27.“Иң стильле башкаручы” – Айрат Сафин;28.“Кабатланмас тавыш” – Эльмира Кәлимуллина;29.“Лирик җырчы” – Рамил Галимҗанов;30.“Халыкчан җырчы” – Вадим Захаров;31.“Ел ташкыны” – Хәким;32.“Яңа дуэт” – Гүзәл Әхмәтова һәм Илшат Яппаров;33.“Иң яхшы лирик җыр” – Рәфинә Ганиуллина, “Исемсез хат”;34.“Лирик җырчы” – Резедә Әхмәтвәлиева;35.“ТМТВ гимны өчен” – Булат Җиһаншин;36.“Иң яхшы клип һәм җыр” – Азалия Зиннәт, ”Җаныкаем”;37.“ТМТВ продакшн тәкъдим иткән иң яхшы клип” – Эльмира Сөләйманова, “Сине яратканны онытма”;38.“Герой ата” – Илназ Баһ;39.“Гастрольләр рекордсмены” – Ризат-Зинира Рамазановлар;40.“Иң яхшы дуэт” – Алсу-Азат Фазлыевлар;41.“Иң яхшы клип һәм җыр” – Әнвәр Нургалиев, “Кочаклама яратмыйча”;42.“ТМТВ телеканалының махсус премиясе” – Хәмдүнә Тимергалиева;43.“Тамашачы мәхәббәте” – Иркә;44.“Тамашачы мәхәббәте” – Рифат Зарипов;45.“Халык мәхәббәте” – Филүс Каһиров;46.ТМТВ каналының махсус номинациясе – “Татар сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” – Айдар Галимов.