Кукмараның яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона бәйгесендә җиңде

Бәйгедә районнан 154 бала катнашты.

(Кукмара, 24 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Созвездие-Йолдызлык - 2017" XVII ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона бәйгесе Балык Бистәсендә узды. Питрәч, Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе районнарыннан килгән яшь талантлар белән беррәттән, кукмаралылар да уңышлы чыгыш ясады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Фестивальнең зона этабында Кукмара районыннан 154 бала катнашты. Яшь талантларыбыз "Вокаль ансамбльләр", "Вокал-соло", "Конферанс" номинацияләрендә призлы урыннар яуладылар, лауреат һәм дипломантлар булдылар.