Кариев театры танылган табиб Равия Мухина пьесасы буенча спектакль чыгара

Режиссёр Ренат Әюпов «Ак чәчәкләр кебек» спектаклен Габдрахман Әпсәләмовның 110 еллыгына, «Ак чәчәкләр» романының дөнья күрүенә 55 еллык хөрмәтенә багышлаган.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры танылган табиб Равия Мухина пьесасы буенча спектакль чыгара. Премьера 6, 7, 8 март көннәренә билгеләнгән.

Бүген Кариев театрында журналистларга «Ак чәчәкләр кебек» спектакленең куелу тарихын сөйләделәр һәм аның төп геройлары белән таныштырдылар. Режиссёр Ренат Әюпов «Ак чәчәкләр кебек» спектаклен Габдрахман Әпсәләмовның 110 еллыгына, «Ак чәчәкләр» романының дөнья күрүенә 55 еллык хөрмәтенә багышлаган.

«Равия Мухина пьесасын Рәйсә Абдрахмановага багышлаган. Ул танылган табибә, „Ак чәчәкләр“ романындагы Гөлшаһидәнең прообразы. Алты-җиде еллар элек ул мәрхүмә булды», — дип әсәр тарихы белән таныштырды Ренат Әюпов.

«Пьеса бик зур иде, 90 битлек, ул табибның балачагыннан алып бөтен гомерен тасвирлаган көндәлек иде. Без аны кино форматындагы спектакль итеп эшләдек», — диде ул.

Спектакльдә төп героиняны башкаручы Энҗе Камалиева әсәрнең театрга килеп керү тарихы белән таныштырды. Театрга пьесаны ул алып килгән икән.

«Әнием авырып киткәч, бәхетебезгә Равия Гаязовна кебек табибка күренә алдык. Ул әниебезгә дөрес дәвалау чаралары билгеләп, аның гомерен саклап калды. Аралаша башлагач, ул безгә әлеге әсәре турында әйтте. Мин зур җаваплылык алып әсәрне театрга алып килдем», — диде ул.

Ренат Әюпов әсәрне куярга алынган. Төп рольгә Энҗе Камалиеваның үзен куйган, ә героиняның яшь чагын уйнарга Кариев театры артистлары Энҗе һәм Илфат Камалиевларның кызы Илүсәне алган. Илүсә — Казан театр училищесының 1 курс студенты.

Театрда яшь актрисалар күп булуга карамастан, спектакльгә студент кыз чакыруын Ренат Әюпов Илүсә Камалиеваның ихласлылыгы, әлегә аеның штамплардан азат булуына бәйләп аңлата. Режиссер әйтүенчә, спектакльдә карьера һәм гаилә дигән сайлау алдында калган хатын-кыз язмышы турында сүз бара.