#атнабай флешмобына Марсель Вәгыйзов кушылды

Ул Әнгам Атнабаевның "Заманалар" шигырен укый.

(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Интернетта Әнгам Атнабаевның 90 еллыгына багышланган #атнабай флешмобына Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов кушылды. Ул Әнгам Атнабаевның "Заманалар" шигырен укый.

"Татар-информ", Татар дәүләт филармониясе, "Тәртип" радиосының уртак проекты булган флешмобта татар артистлары Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев шигырьләрен укый. Бу проект Әнгам Атнабаев шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә таныту максаты белән эшләнде.

#атнабай флешмобында Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров, Резеда Шәрәфиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Кадим Нуруллин, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Айгөл Бариева, Лилия Муллагалиева, Илназ Баһ, Равил Галиев, Динар Хөснетдинов, Илсур Шәрипҗанов, Артем Пискунов, Асаф Вәлиев  катнашты.

Шулай ук Арча агросәнәгать колледжы студенты Разил Камалов, Казан федераль университетыннан Зилә Мөбәрәкшина, җырчы Фәиз Майдуллин, Сөрде авылы китапханәсе мөдире Альбина Вәлиева, Әнгам Атнабаевның оныгы Ләйсән Атнабаева, Башкортстаннан мәктәп укучылары да кушылды.