"Евровидение-2017"гә 15 мең билет сатылган

Украина вице-премьеры Вячеслав Кириленко сүзләренчә, билетларның 52 процентын Украинада сатып алганнар.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Май аенда Украинада узачак "Евровидение-2017" җыр бәйгесен оештыручылар 15 мең билет саткан инде. Бу хакта Украина вице-премьеры Вячеслав Кириленко хәбәр итте, дип белдерә ТАСС.

"14 февральдә билетларны рәсми төстә сату башланды. Беренче билетны Евровидение-2004 җиңүчесе безнең Руслана алды. Бүген 9:30 сәгатькә (10:30 Мәскәү вакыты белән) дөньяның 52 иле өчен 14 мең 951 билет сатылган", - дип белдергән ул Украина парламентында хөкүмәткә сораулар сәгатендә.

Вячеслав Кириленко сүзләренчә, билетларның 52 процентын Украинада сатып алганнар, 48 процентын - чит илләрдә. Иң күп сатылу Бөекбританиядә, Германиядә һәм Россиядә булган.

Барлыгы сатуга 70 мең билет чыгарылган.