Яшь җырчы Айрат Имашев Казанда “Калеб” проектында катнаша

25 нче февральдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә узачак кичәнең төп кунагы – яшь солист Айрат Имашев

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать кичке 7дә Н.Җиһанов исемендәге консерватория аспиранты, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, опера җырчыларының Марио Ланца (Филиньяно, Италия) исемендәге XIV халыкара конкурсы дипломанты, Бөтенроссия һәм халыклара конкурслар лауреаты, Россия президентының сәләтле яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты Айрат Имашев Казанда “Калеб” проектында катнаша.

Айрат Имашевның репертуары киң: ул халык җырларын да, опера партияләрен дә, Рөстәм Яхин романсларын да, немец вокаль циклларын да башкара. Бу тавышта романтик Италия серләре дә, борынгы Болгарыбыз, Казаныбыз саклаган тарихи аһәң, Йосыф-Зөләйха, Ләйлә-Мәҗнүннәрдән килүче мәхәббәт лирикасы да бар.

Бу кичәдә «Калеб» кысаларында язылган беренче әсәр тамашачы хөкеменә тапшырылачак. Бу җыр – Резеда Гобәева һәм Эльмир Низамовның  уртак иҗаты нәтиҗәсе.

«Калеб» проектының максаты – яшь татар композиторлары, музыкантлары, режиссёрлары, актёрлары, рәссамнары, язучылары, биючеләре һ.б. иҗатын тәкъдим итү, халыкка таныту, иҗатка кызыксыну кимеп барган заманда яшь, үзенчәлекле шәхесләргә үз аудиториясен табарга булышу.

Керү - бушлай, дип хәбәр итә оештыручылар.