Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры гастрольдән кайтты

Театр спектакльләрен Чайковский, Ижевск, Воткинск шәһәрләрендә тәкъдим итте

 (Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры Удмуртия республикасында гастрольләрдә булып кайтты. Театр труппасы Чайковский, Ижевск, Воткинск шәһәрләрендә чыгыш ясады.

Кариевлылар тамашачыларга Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен тәкъдим итте. Нәни тамашачылар исә Р.Корбанның “Бүре һәм Кәҗә” спектаклен тамаша кылды.

Удмуртия Татарстанга терәлеп кенә торганга, анда татар концертлары шактый еш була. Шуңа да тамашачылар татар телендәге тамашаларны еш карый. Кариевлылар күрше республикада әле беренче тапкыр гына булуга карамастан, аларны бик җылы кабул иттеләр, заллар тулы диярлек иде. Спектакльләр аеруча нәни тамашачларга ошады. Ижевск якларына труппа киләсе елга тагын барырга планлаштыра.

“Татар-информ” агентылыгына театрның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.