^Марат Бәшәров һәм Гоша Куценко Казан тамашачыларына "Төрек гамбиты"н тәкъдим итте

^Марат Бәшәров һәм Гоша Куценко Казан тамашачыларына "Төрек гамбиты"н тәкъдим итте

(Казан, 24 февраль, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәтшин). 23 февральдә Казанның "ХL" сәүдә комплексының "Магия кино" кинотеатрында "Төрек гамбиты" фильмының премьерасы узды. Кинокичәнең үзенчәлеге Россия кинематографы йолдызлары Марат Бәшәров һәм Гоша Куценко катнашуы булды.

Сеанс алдыннан булган матбугат конференциясендә Марат Бәшәров һәм Гоша Куценко Мәскәүдә 22 февральдә үткән "Төрек гамбиты"ның рәсми премьерасында яңа фильм төшерүдә булу сәбәпле, катнаша алмаулары турында белдерде. "Безнең эш графигыбыз тыгыз. Ял көнебездә Казанга килдек, бу сәяхәт безнең өчен чын ял булды", - диде Марат Бәшәров. Ул нәкъ менә "Төрек гамбиты"н төшергән вакытта җәмәгатенең ислам динен кабул итүен билгеләп үтте.

Казан матбугаты вәкилләре сорауларына җавап биргәндә Гоша Куценко үз биографиясендәге кызыклы фактны игълан итте. "Мараттан аермалы буларак, мин Казанга беренче тапкыр килдем. Әмма минем әни ягыннан бабамның әтисе татар - Назимов фамилияле адмирал. Шулай итеп, исәнме, туган җир", - дип шаяртты ул.

Матбугат конференциясендә "Магия кино" кинотеатры вәкиле Дмитрий Адерихин катнашты. Ул мондый очрашулар үткәрү традициясе дәвам ителәчәк, дип вәгъдә итте. Борис Акунинның тагын бер экранлаштырылган әсәре - "Статский советник" фильмының Казандагы премьерасына картина режиссеры, кинематограф мэтры Никита Михалков килергә мөмкин. Хәзер аның белән сөйләшүләр алып барыла, - диде Дмитрий Адерихин.

"ХL" сәүдә комплексында "Төрек гамбиты" фильмының премьерасын күрсәтү кысаларында, Гоша Куценко һәм "Анатомия души" блюз-рок төркеме (Мәскәү), "Волга-Волга" (Казан), "Вернисаж" кораллы триосы (Казан) катнашында концерт булды. Киносеанс тәмамлангач, тамашачылар актерлар белән аралашты. Киңкүләмле чараны оештыручы - Мәскәүнең "Столичный" продюсер үзәге.