news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Урал сандугачы» халыкара фестиваль-бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады

Бәйгедә Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм алдагы «Урал сандугачы» фестиваленең махсус приз ияләре катнаша ала.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). 12-13 мартта Свердловск өлкәсендә Халык иҗаты йортында татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында халыкара фестиваль-конкурс була. Фестиваль-конкурска гаризалар 5 мартка кадәр кабул ителә.

Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, фестиваль-конкурска солистлар һәм инструменталистлар — Гран-при ияләре, I, II, III дәрәҗә лауреатлары һәм алдагы «Урал сандугачы» фестиваленең махсус приз ияләре чакырыла.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100