news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Алтын хәситә» халыкара конкурсын үткәрә

Бәйгенең максаты - мәдәни мирасны саклау механизмы буларак, милли костюм традицияләрен ныгытуга ярдәм итү, милли костюмның иң яхшы үрнәкләрен массакүләм җитештерү индустриясенә таныту ысулларын һәм формаларын эзләү.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Алтын хәситә» халыкара конкурсын үткәрә
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2019 елның 20 декабреннән 2020 елның 20 февраленә кадәр «Алтын хәситә» халыкара конкурсын уздыра. Бу хакта министрлыкның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйгенең максаты — мәдәни мирасны саклау механизмы буларак, милли костюм традицияләрен ныгытуга ярдәм итү, милли костюмның иң яхшы үрнәкләрен массакүләм җитештерү индустриясенә таныту ысулларын һәм формаларын эзләү.

Конкурста катнашу өчен иҗади коллективлар, остаханәләр, үзәкләр, һөнәрчелек йортлары, мода һәм костюм театрлары, гаилә коллективлары, шулай ук шәхси осталар, рәссам-модельерлар, рәссамнар, фоторәссамнар, коллекционерлар, урта һәм югары уку йортларының иҗат белгечлекләре укучылары һәм педагоглары чакырыла. Катнашучыларның яше чикләнмәгән. Бер коллектив яки автор конкурсның берничә номинациясендә катнаша ала.

Костюмнарның эскизлары түбәндәге номинацияләр буенча тәкъдим ителә:

  • «Реконструкцияләнгән тарихи милли костюм». Этнографик костюмны һәм аны әзерләү өчен традицион технологияләрне реставрацияләү һәм реконструкцияләү (традицион бәйрәмнәрдә, йолаларда, көнкүрештә кулланыла торган костюм);
  • «Милли сәхнә костюмы». Театр, фольклор, хореография һ.б. иҗат коллективының репертуар программасы белән гармонияле үрелеп бара торган традицион халык костюмы (сәхнә таләпләренә җавап бирә торган һәм төбәк милли гореф- гадәтләрен чагылдыра торган костюм);
  • «Заманча авторлык костюмы» - Casual стильдә . Заманча технологияләр, материаллар кулланып, милли костюм үзенчәлекләрен һәм колоритын саклап тегелгән заманча мода таләпләренә җавап бирә торган костюм;
  • «Милли балалар киеме». Үзенчәлекле һәм нәзакәтле стильле көндәлек һәм традицион бәйрәм костюмы;
  • «Баш киемнәре һәм аксессуарлар» (ирләр һәм хатын-кызларныкы).
  • Милли киемле курчак». Автор курчакларының эскизы.

Сайлап алынган проектлар 2020 елның 20 февралендә якланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100