news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Татарстан һәм чуваш рәссамнарының «Мәңгегә бергә» күргәзмәсе ачылды»

Экспозициядә төрле жанрда башкарылган 70 эш тәкъдим ителгән.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ») Казанда Татарстанда чуваш мәдәнияте көннәре башланды. Ул Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм Чуваш автономияле өлкәсенең 100 еллыгына багышланган. Шул уңайдан Халыклар Дуслыгы йортында рәссамнарның уртак күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Халыклар дуслыгы йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары — ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, күргәзмәне ачып, әлеге вакыйганың татар һәм чуваш халыклары өчен мөһимлеген билгеләп үтте.

«Мин бик шат, әлеге чара тагын бер кат Татарстан һәм Чувашияда яшәүче чуваш халкын, шулай ук ике төбәктә яшәүче татарларны берләштерергә мөмкинлек тудыра», — диде Ирек Шәрипов.

ТР Чуваш милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Владимир Иванов чуваш һәм татар халыкларының дуслыгына йөз елдан артык вакыт булуын билгеләп үтте. «Без-дустанә халык, без — дуслар һәм киләчәктә дә кулга-кул тотынышып алга барачакбыз», — диде ул.

Күргәзмәдә Татарстан һәм Чувашия рәссамнары иҗат иткән 70 эш тәкъдим ителгән, алар төрле жанрларда башкарылган.

Чувашия рәссамнары казанлыларга «100 мең җыр һәм бизәкләр төбәге» дигән гомуми исем астында эшләр тәкъдим итте. Рәсем осталары арасында республиканың танылган халык рәссамнары Михаил Григорян, Анатолий Данилов, Константин Долгашов, Николай Егоров, атказанган рәссамнар һәм мәдәният хезмәткәрләре Вагыйз Камалетдинов, Ольга Леонтьева, Мидхәт Шакиров һәм башкалар бар.

Экспозициянең Татарстан өлеше Россиянең Атказанган рәссамы, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев, ТР халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, ТР атказанган сәнгать эшлеклеләре Юрий Бердников, Рабис Сәлахов һ.б. эшләрен үз эченә ала.

Күргәзмә 12 февральгә кадәр эшли. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100