news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гафури исемендәге Башкорт театры Гадел Кутуй әсәре буенча яңа спектакль әзерли

Спектакльнең премьерасы 20-21 февральдә Башкорт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә узачак.

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры татар язучысы Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» әсәренә нигезләнгән «Рөстәмнең сере» дигән спектакль әзерли. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакльнең премьерасы 20-21 февральдә Башкорт опера һәм балет театрының Кече сәхнәсендә узачак.

«Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Шунысы кызганыч, Гадел Кутуй повестен тәмамларга өлгермәгән. 1944 елда, фронтта хәрби хәбәрче сыйфатында, салкын кыш аенда һәм хәрби бәрелешләр барган шартларда, ул бик каты авырып киткән һәм 1945 елның июнендә Польша госпиталендә үлгән», - дип хәбәр иттеләр театрның әдәби бүлегеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100