news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фаҗигале рәвештә үлгән пианист Элина Вәлиева истәлегенә Мәскәүдә концерт була

Элина Вәлиева Уфада Урта махсус музыка көллиятен тәмамлаган, Шаляпин залында, Башкорт дәүләт филармониясендә, Башкорт опера һәм балет театрында, «Башкортостан» дәүләт концерт залында күп тапкырлар чыгыш ясаган.

Фаҗигале рәвештә үлгән пианист Элина Вәлиева истәлегенә Мәскәүдә концерт була
bashinform.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Тумышы белән Уфадан булган, фаҗигале рәвештә гомере өзелгән пианист Элина Вәлиева (1992-2019) истәлегенә Мәскәүдә концерт була. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Концерт 8 февральдә Элина укыган Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясенең Рахманинов залында узачак. Башлана — 14.00 сәгатьтә.

Шунысын да искәртик: талантлы музыкант, күп кенә бәйгеләр лауреаты Элина Вәлиева 2019 елның декабрь ахырында Венгриядә фаҗигале рәвештә һәлак булды.

«Элинаның Уфада һәм Мәскәүдә бергә укыган, шулай ук музыка үзара таныштырган дуслары әлеге концертны оештыру идеясе белән чыкты. Кичәдә Элинаның музыкант дуслары чыгыш ясаячак», — диде кызның туганы Ришат Вәлиев.

Уфада Элина Вәлиева Урта махсус музыка көллиятен тәмамлаган, Шаляпин залында, Башкорт дәүләт филармониясендә, Башкорт опера һәм балет театрында, «Башкортостан» дәүләт концерт залында күп тапкырлар чыгыш ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100