Уфада Зыя Камали турында китапны тәкъдим иттеләр

Уфада татар халкының бөек мәгърифәтчесе, данлыклы “Галия” мәдрәсәсен оештыручы исламият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камали турында китап дөнья күрде
(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада татар халкының бөек мәгърифәтчесе, данлыклы “Галия” мәдрәсәсен оештыручы исламият галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Зыя Камали турында китап дөнья күрде.
Аның авторы – Зыя Камалинең энесе Сәрвәретдиннең кызы Мәгъфүрәнең һәм Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның кызы Сөембикә Кудашева. Китапның исеме дә “Бөек мәгърифәтче Зыя Камали” дип куелган.
Танылган филолог, педагогия хезмәте ветераны, Уфадагы Көнчыгыш икътисад дәүләт университетының почетлы профессоры ул Сөембикә ханым. Шунысы да куанычлы – бу китап Зыя Камалинең тууына 135 ел тулуга дөнья күрде.
Уфадагы Мәҗит Гафури йорт-музеенда шушы китапның исем туе оештырылу үзе дә тирән мәгънәгә ия. Нәкъ менә шушы йортның бер башында Мәҗит Гафури, ә икенче ягында Сәйфи Кудашның гаиләсе яшәгән.
“Әле без утырган бу йортка мин һәрчак зур дулкынлану белән киләм, - диде Сөембикә ханым үз чыгышында. - Мин бәләкәй чакта монда ике гаилә яшәде – Гафурилар һәм без. Арада юка гына дивар иде. Гомумән, бу тирәләр бөек шәхесләрнең эзләрен саклый. Әтием күренекле шәхес булган Зыя Камали турында китап язарга озак вакыт хыял итте, әмма өлгерә алмады. Аның бай истәлекләренә, мәгълүматларына таянып, ул туплаган бихисап фотосурәтләрне файдаланып, бу эшне менә мин аткарып чыктым. Татар телендәге бу китап “Көнчыгыш университеты” нәшриятында басылып чыкты”.
Бик матур итеп чыккан һәм тирән эчтәлекле бу китапның исем туена бик күп зыялылар килгән иде. Кичәне, М. Гафури йорт-музее җитәкчелеге белән бергә, “Мәҗит Гафури-21 гасыр” фонды һәм Россия Мәдәният фондының Башкортстан бүлеге оештырды. Чыгыш ясаучылар, игелекле эш башкарганы өчен, Сөембикә ханым Кудашевага ихлас рәхмәтләрен әйтте.