Оренбургта төзекләндерелгәннән соң татар театры бинасы ачылды

Оренбург шәһәрендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге өлкә дәүләт драма театры бинасын ачу уңаеннан тантаналы чара узды
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Оренбург шәһәрендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге өлкә дәүләт драма театры бинасын ачу уңаеннан тантаналы чара узды. Анда Татарстаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъмәтуллина, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, БТК Башкарма комитетының РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый җәмгыятьләре белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев һәм сәнгать әһелләре катнашты.
Оренбург - татар театр сәнгатенең бишеге. Нәкъ менә шушы калада 1905 елда "Сәйяр" труппасы оеша. Тарихта төрле чорлар кичергән Оренбург татар театры моңа кадәр күчмә театр булып яшәде, аның үз бинасы юк иде. 1991 елда театрга яртылаш җимерек хәлдәге бина бирелә, аңа ремонт кирәк була. Озакка сузылган төзекләндерү эшләре узган ел Оренбург өлкәсе губернаторы А.А. Чернышевның күрсәтмәсе нәтиҗәсендә төзекләндерүгә өлкә бюджетыннан зур күләмдә акча бүлеп бирелде, һәм, ниһаять, театрның мәһабәт бинасы ачылды. Бу тантанада Оренбург өлкәсе губернаторы А.А.Чернышев үзе, өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре, татар җәмәгатьчелеге катнашты.
Казан кунаклары буш кул белән килмәгән иделәр. “Татнефть” театрга “Газель” машинасы бүләк итте. Шулай ук, татар театрына озак еллар хезмәт иткән бертөркем артистларга “Татарстанның атказанган артисты”, ә театр директоры Ф.Ш. Әлимгуловага “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исемнәр тапшырылды.