Милли музейда “Могҗиза көткәндә” дигән күргәзмә ачыла

Аның кысаларында балалар өчен чыршы уенчыкларын ясау серләренә багышланган мастер-класслар да оештырыла
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә ТР Милли музеенда “Могҗиза көткәндә” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Сәнгать сөючеләр игътибарына бу юлы чыршы уенчыклары, Яңа ел открыткалары, әкият геройлары сурәтләре төшерелгән шкатулкалар, шулай ук рәсемле китаплар, календарьлар һәм сәгатьләр тәкъдим ителә, дип белдерә музейның матбугат хезмәте.
Билгеле булганча, Милли музей укучыларның кышкы каникул вакытында, балалар һәм үсмерләр өчен дә Яңа ел бәйрәменә багышланган һәртөрле чаралар үткәрә. Бу юлы да, гәрчә күргәзмәнең темасы шул ук булса да, ул яңа экспонатлар белән  баетылган, аңа шулай ук яңа бүлекләр дә өстәлгән.
Әйтергә кирәк, әлеге чарага килүчеләр Яңа ел открыткалары, шкатулкалар белән генә танышып калмаячак. Балалар һәм үсмерләр  өчен чыршы уенчыкларын ясау серләренә багышланган мастер-класслар да оештырыла.