“La Primavera” камера оркестры Раштуа концертына чакыра

Программада дөньякүләм танылган композиторлар әсәрләре тәкъдим ителә
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” камера оркестры Раштуа уңаеннан концерт программасы тәкъдим итә.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, концертта халыкара бәйгеләр лауреатлары Юрий Кальниц (скрипка, Лондон), Язнур Гарипов (гитара, Москва), Александр Козлов (аккордеон, Казан) һәм Юлия Мазурова (сопрано, Казан) катнашачак.
Программада Антонио Вивальди, Морис Равель, Франц Шуберт, Иоганн Штраус, Астор Пьяццолла һәм башка күп кенә танылган композиторларның әсәрләре тәкъдим ителә.