Горький музеенда янә бер күргәзмә ачыла

Анда рәссамнар Закир Батраев, Лада Аюдаг, Владимир Кочунов, Елена Шмелева эшләре тәкъдим ителәчәк
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 26 декабрь көнне М.Горький әдәби музей-мемориалында БДБ илләре профессиональ рәссамнары берлегенең Казан бүлеге иҗатчылары эшләреннән торган “Год Тельца” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
Музейдан алынган мәгълүматларга караганда, анда рәссамнар Закир Батраев, Лада Аюдаг, Владимир Кочунов, Елена Шмелева эшләре тәкъдим ителә. Күргәзмәнең ачылыш тантанасында башкаланың яшь шагыйрьләре һәм шулай ук яшь музыкантлар да чыгыш ясаячак.
Әлеге күргәзмә 2009 елның 14 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.