Башкортстандагы татар иҗатчысының кульязмасы хупланды

Башкортстан Язучылар берлегендәге татар язучылары берләшмәсе үзенең чираттагы утырышын үткәрде
(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Язучылар берлегендәге татар язучылары берләшмәсе үзенең чираттагы утырышын үткәрде.
Бу җыен “Әдәби атна” кичәсе сурәтендә оештырылды. Аның көн тәртибенә Дүртөйледә яшәүче каләм әһеле Рафаил Хафизовның яңа кульязмасын тикшерү мәсьәләсе кертелгән иде.
Кичә барышында Рафаил Хафизов үзенең бер шәлкем әсәрләрен укып ишеттерде. Ә аннан соң кульязманы алдан ук укып чыккан өлкән һәм тәҗрибәле әдипләр сүз алды. Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, танылган прозаик Рәшит Сабит һәм башкалар, авторның иҗатына тәфсилле тукталып, аның уңышларын да, кимчелекле якларын да күрсәтте. Ахырда кульязма, уңай бәя алып, нәшриятка тапшыру өчен тәкъдим ителде.