Башкортстанда җыр-биюләр хакимлеге

Башкортстанда быелгы елның соңгы көннәре, гадәттәгечә, бик күңелле үтеп бара
(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда быелгы елның соңгы көннәре, гадәттәгечә, бик күңелле үтеп бара.
Мәдәни тормыш шаулап-гөрләп тора. Һәр җирдә яңа елның бәйрәм тамашалары дәвам итә. Бүген Уфада балалар өчен Президент чыршысы бәйрәме булып үтте. Шушы бәйрәм үткән мәһабәт “Конгресс-холл” бинасы алдагы көннәрдә дә балалар карамагына тапшырыла. Чыршы бәйрәмнәре көн дә үтәчәк биредә.
Башкортстанның сәхнә йолдызлары Яңа ел бәйрәмнәре, озак истә калырлык булсын өчен, тамашачыларга байтак кына күңелле концертлар һәм театрлаштырылган тамашалар әзерләде. Яңа ел алдыннан да, аны каршы алып азрак хәл җыйгач та, татар һәм башкорт милли сәнгатен сөючеләр үз зәвыгына туры килгән мәдәни чараларга йөри алачак.
Яңа ел бәйрәменә Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да матур концерт әзерләде. “Яңа ел белән, дуслар” дип исемләнгән ул концертның премьерасын талант ияләре тамашачылар игътибарына 29-30 декабрь көннәре тәкъдим итәчәк. Тамашада театрның сәләтле җырчылары, дәртле биючеләре, оста музыкантлары үзләренең иң матур чыгышлары белән сокландырачагы мәгълүм. Шушы концертны җыр-моң сөючеләр гыйнварның беренче көннәрендә дә карый ала.
Башкортстан дәүләт филармониясенең танылган сәнгать осталары һәм яшь сәнгатькәрләре дә бәйрәм программасын тәкъдим итә. Иртәгә премьерасы үтәчәк ул концертта танылган җырчылар Идрис Газиев, Нәзифә Кадыйрова, Вахит Хызыров һәм башка йолдызлар катнаша. Филармониядәге мәдәни программада чын бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Анда җырлар һәм биюләр дә, музыкантларның аерым чыгышлары да, нәфис сүз осталары һәм уен-көлкечеләрнең пародияләре дә булачак.
Яңа ел яллары көннәрендә филармониядә балалар өчен Чыршы бәйрәмнәре дә оештырыла. Аларга районнардан һәм башка шәһәрләрдән дә укучы балаларны алып киләләр. Шулай итеп, республикадагы сәяси һәм иҗтимагый тормыш, милли оешмалар эшчәнлеге тынып торган арада бушлыкны мәдәният учаклары тулыландырачак.