Айдар Галимов “Татар җыры” бәйгесендә тагын җиңүче

Танылган татар җырчысы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов быел да “Татар җыры” бәйгесендә җиңү яулады
(Уфа, 23 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Танылган татар җырчысы, Башкортстанның атказанган һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов быел да “Татар җыры” бәйгесендә җиңү яулады.
“Иң яхшы альбом” номинациясендә, “Син булганда” исемле яңа альбомы өчен, Айдар Галимов “Алтын барс” халык премиясенә лаек булды. 2008 елда чыккан шушы альбомнан Айдар Галимов бу бәйгедә “Яшәр идем синең җаныңда” һәм “Яз сулышы” исемле җырларын башкарып, озак алкышларга лаек булды.
Шушы бүләк бүлдырылганнан бирле талантлы җырчыбызның аны алмый калган елы юк әле. Шулай итеп быел үзенең тугызынчы “Алтын барс” сынын алды популяр җырчы.
Казанда үткән “Татар җыры” бәйгесенә йомгак ясау бәйрәмендә катнашу өчен, Айдар Галимов үзе дә рухи мәркәзебездә булып кайтты. Алай гына да түгел, “Татар җыры” бәйгесенең беренче көнендә, “Фабрикантларны ачыклау”да алып баручы булу бәхете дә тиде талантлы якташыбызга.
Айдар Галимов чираттагы тапкыр “Татар җыры” бәйгесендә җиңүенә чиксез куануын белдерде. “Киләчәктә дә бу бәйге дәвам итсен һәм безгә анда тагын да яхшырак җырлар белән катнашырга насыйп булсын”, - ди яраткан җырчыбыз.