Ульяновскиның “Иделбуе халыклары китапханәсе”ндә «Сагына халкым моңлы Сәйдәшен» дигән әдәби-музыкаль кичә узды

Ульяновскиның “Иделбуе халыклары китапханәсе”ндә «Сагына халкым моңлы Сәйдәшен» дигән әдәби-музыкаль кичә узды

(Ульяновски, 23 декабрь, “Татар-информ”, Ләйлә Исламова). Ульяновскиның «Идел буе халыклары китапханәсе» исемен йөрткән 17нче санлы китапханәдә «Сагына халкым моңлы Сәйдәшен» дигән әдәби-музыкаль кичә узды. Чарада катнашучыларның күпчелеге балалар иде, чөнки нәкъ аерым татар сыйныфларында укучылар өчен оештырылган да иде ул. Шунлыктан сәхнәдән чыгыш ясаучыларның күпчелеге дә махсус әзерләнеп килгән балалар булды. Аларны 15нче һәм 28нче мәктәпләрдә ана теле укытучылары Галия Хәйруллова, Суфия Гизатуллина, Гөлнара Колакова әзерләгәннәр. Балаларда Салих Сәйдәшевның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә зур кызыксыну уятты. Үзләре дә һәм аларның җырлары һәм шигырьләре дә тамашачыга бик ошады.

Китапханәче Гөлфия Сәмигуллина кичәне бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп оештырган иде. Бәйрәм бөек композитор әсәрләреннән алынган өзекләрдән төзелгән композиция белән башланып ките. Аны пианинода «Хыял» балалар вокаль ансамбле җитәкчесе Алсу Сәлахова башкарды. Шулай ук кичә барышында китапханәче Раилә Вахитова укучыларга Салих Сәйдашевнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүматлар бирде. Һәр чарага махсус язылган шигыре белән килүенә күнегелгән җирле шагыйребез Рифкать Хисмәтев бу юлы да буш кул белән килмәгән. Ул күптән түгел Казанда санаторийда ял итеп кайткан икән. Анда уздырылган чараларда да катнашкан. Һәм шул ук шигырен Сәйдәш һәйкәле янында да казанлыларга җиткергән.

Әлеге бәйрәмдә барлык чараларда да активлыгы белән танылган Айгөл Каракашева да үз “Әдрән диңгез” җыры белән җыелган халыкның күңелен күрде, шигырьләр дә алып килгән. Бу кыз Ульян педагогика университетында татар теле укытучысы белгечлеген үзләштерә. Укуына караганда, аннан менә дигән укытучы чыгар, дияргә нигез бар.

Кичә Салих Сәйдәшевның дөньякүләм танылган “Кызыл армия маршы” белән тәмамланды.