Бүген Казанда “Татар җыры – 2005” фестивале башлана

Бүген Казанда “Татар җыры – 2005” фестивале башлана

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бүген “Пирамида” күңел-ачу үзәгендә “Татар-җыры - 2005” фестивале башлана. Билгеле булганча, “Барс-Медиа” компаниясе оешканыннан бирле сәләтле яшьләрне барлауга зур әһәмият бирә. Шул максат белән, быел да “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге һәм “Татар радиосы” җитәкчелеге Чистай, Яр Чаллы, Әлмәт, Казан һәм Уфа регионнарында талантлы яшьләрне сайлап алу кастинглары уздырды. Анда катнашкан 230лап кандидат арасыннан беренче карашка өметле күренгән 50 башкаручы “Татар радиосы”ндагы “Йолдызлар фабрикасы” бәйгесендә көч сынашты. Проектта катнашкан һәр яшь җырчы 5 атна дәвамында бәйге тотып, радиотыңлаучылар тавышын җыйды. Ел буе дәвам иткән проект нәтиҗәләре буенча радиотыңлаучыларның иң югары бәясенә лаек 12 яшь җырчы бүген чыгыш ясаячак.

Яшь башкаручылар беренче җырны үзләре генә башкарса, икенчесен танылган җырчы белән җырлаячак. Алар арасында Филүс Каһиров “Кара урман”, Филүс Каһиров һәм Айгөл Сагынбаева “Туган як”, Ләйсән Сөнәгатова “Иңнәреңдә, әнкәй, көянтәң”, Ләйсән Сөнәгатова һәм Илсур Сафин “Сиңа әйтер сүзем бар”, Шәкүр “Мәхәббәт”, Шәкүр һәм Мәликә “Өзмә миңа гөлләр”, Румия Фәтхетдинова “Сөйгән ярсыз яшәп булмый”, Румия Фәтхетдинова һәм Зөфәр Билалов “Эх, кара чәч, зәңгәр күз”, Алинә Мәүләвиева “Әйтсәләр, әйтсеннәр”, Алинә Мәүләвиева һәм Фәрит Таишев “Тылсымлы мәхәббәт”, Илдар Әхмәтов “Хисләргә бирелә идем мин”, Илдар Әхмәтов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова “Шомырт”, заманча бию (“Дорога из города” бию коллективы), Илназ Сафиуллин “Мин яратам сине”, Илназ Сафиуллин һәм Венера Ганиева “Талларым”, “Кабат” төркеме “Адашма җилләрдә”, “Кабат” һәм Дилә Нигъмәтуллина “Бәллүр савыт”, Лилиана Ирназарова “Яратам сине, җаным”, Лилиана Ирназарова һәм Айдар Галимов “Яшәргә икән, яшәргә”, Мубаи “Исле дә генәй гөлләрем”, Мубаи һәм “Заман” “Өч гашыйк”, Иркә “Соңгы күрешү”, Иркә һәм Хәния Фәрхи “Дусларга”, Айгөл Хәйри “Кошлар тынды”, Айгөл Хәйри һәм Салават “Гафу ит, иркәм” бар.