news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан алырга тәкъдим иттеләр

Милли каһарман һәйкәлен яңарту буенча муниципаль килешү 2020 елның августында төзелгән.

Уфада Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан алырга тәкъдим иттеләр
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Башкортстанның төп символы булган Салават Юлаев һәйкәлен постаменттан алырга тәкъдим иттеләр. Объектны реконструкцияләүгә әзерлек кысаларында шундый планнар җиткерелде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республиканың мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы идарәсе башлыгы Олег Полстовалов сүзләренчә, әле тиешле карар кабул ителмәгән. Реставрация эшләрен башкару өчен атлы сынны постаменттан алырга туры килер, мөгаен.

Уфада яшәүчеләр һәм башкала кунаклары әле язга кадәр мәшһүр һәйкәлгә карап хозурлана алачак, чөнки реконструкция эшләре план буенча шуннан да иртә башланмаячак.

Милли каһарман һәйкәлен яңарту буенча муниципаль килешү 2020 елның августында төзелгән. Аңа кадәр Уфа администрациясенә мәдәни объектны тиешенчә карап тотмаган өчен 200 мең сум күләмендә штраф салынган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100